Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Онытылмас балачак хатирәләре

12 июль – Питрау бәйрәме, Петр һәм Павел апостолларына атап уздырыла торган христиан бәйрәме. Ул туган-тумачаларның, ыру-тамырларның, кода-кодачаларның очрашып бәйрәм итә торган көннәре.

«Питрау үтте – җәй үтте», – диләр борынгылар. Югыйсә, җәйнең уртасы гына җитә. Уйлап карагыз әле – Питрау көнне  сәгать төнге 12 дән соң күке дә кычкырмый, кошлар да сайрамый. Шуңа күрә җәйне озату көне дияргә дә була. 
Мин бу көнне елның иң матур вакыты дияр идем. Табигать шау чәчкәләргә күмелгән. Элек-электән Питрау көнне кырык төрле чәчәк җыеп киптергәннәр. «Ул кырык төрле чиргә дәва», – дигән әбиләребез. Бу йолалар хәзер дә онытылмый. Олы Аты чиркәвендә бәйрәм келәве беткәч, бар кеше чәчәк үләннәре җыярга ашыга: кемдер – таудан, кемдер – болыннан. Төрле-төрле үләннәрне киптереп чоланга элеп, кышын салкын тисә, кайнатып эчертүләре балачактан ук хәтердә. 
Шушы чордарак туган балаларга Петр һәм Павел исемнәре кушканнар. Әтиебезнең исеме Петр булгач, без бу бәйрәмне көтеп ала идек. Әмма бу печән өсте вакыты бит әле: кемдер печән чаба, кемдер әйләндерә, кемдер арбага төйи. Без, балалар, печән әйләндереп кайткач, бакча уртасындагы кечкенә күл тирәсендәге печәнне чабып, шуңа утырып, әтине туган көне белән котлый идек. Учак ягып, өстәл көйләп, әти-әни куенында рәхәтләнеп бәйрәм итә идек, гармун уйнап, җырлап-биеп күңел ача идек. Әти киткәнгә – 8 ел. Ул Питрау алдыннан вафат булды. Ә без һаман да бу көнне туган йортка җыелып, аны искә алабыз. 
Ирина САДЫЙКОВА, Олы  Аты авылы. 
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев