Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Олылап уздырганнар

14 июльдә Мамадыш районының Җөри авылында унсигезенче мәртәбә республикакүләм Керәшен мәдәнияте фестивале үткән. Бәйрәмгә кунаклар Алабуга, Яңа Чишмә, Чистай, Питрәч, Башкортостанның Бакалы, Чиләбе өлкәсенең Нагайбәк районнарыннан 30 керәшен ансамбле килгән. Барып, үзләрен күрсәтеп, сокландырып, Түбән Кама керәшеннәре быел да бүләкләр белән кайттылар. Һәр район һәм өлкә оештырган алачыкларда гореф-гадәтләрне чагылдырган...

14 июльдә Мамадыш районының Җөри авылында унсигезенче мәртәбә республикакүләм Керәшен мәдәнияте фестивале үткән. Бәйрәмгә кунаклар Алабуга, Яңа Чишмә, Чистай, Питрәч, Башкортостанның Бакалы, Чиләбе өлкәсенең Нагайбәк районнарыннан 30 керәшен ансамбле килгән. Барып, үзләрен күрсәтеп, сокландырып, Түбән Кама керәшеннәре быел да бүләкләр белән кайттылар.

Һәр район һәм өлкә оештырган алачыкларда гореф-гадәтләрне чагылдырган көнкүреш әйберләре, милли киемнәр, ризыклар урын алган. Дәрәҗәле кунакларны ипи-тоз, дәртле җырлар белән каршы алганнар. Бигрәк тә түбәнкамалылар алачыгы җәлеп иткән. Биредәге милли киемле курчак белән фотога төшәргә теләүчеләр дә күп булган. Сүз уңаеннан, Түбән Кама керәшеннәре «Этник стильдәге иң әйбәт алачык» Дипломы белән бүләкләнгән.

Кунаклар арасында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстанның авыл хужалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин һ.б. булган.

Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов барлык кунакларны бәйрәм белән котлап: «Керәшеннәрнең милли йоласы саналган Питрау хәзер зур бәйрәмгә, район, республика башка төбәкләрдә яшәүче керәшеннәр өчен бергә җыелу, еллык эшләргә нәтиҗә ясау, киләчәккә планнар кору белән дә бәйле. Питрау бәйрәме - Татарстан керәшеннәренең йөзек кашы. Ул борынгы традицияләрне сакларга ярдәм итә. Биредә дистәләрчә еллар очрашмаган кешеләр күрешә, - диде. - «Мамадыш ягы тагын да матурланган» дигән сүзләрне ишетү - безнең өчен икеләтә куаныч. Бу - халкыбыз тырышлыгы. Фестиваль ел саен ямьле бизәкләр белән тулылана, керәшеннәрнең төрле этник төркемнәрен барлый, дуслык, туганлык җепләрен ныгыта. Бүген бу алан керәшен мәдәниятен танып белү мәйданына әйләнде».

Рөстәм Нигъмәтуллин исә бәйрәмне оештыручыларга рәхмәтен җиткергән. «Питрауга гаилә белән йөрү - бик күркәм гадәт. Биредә балалар, яшьләр күп. Алар - киләчәктә йолаларны дәвам итүчеләр, - дип ассызыклады ул. - Бу бәйрәмне оештырган өчен Мамадыш муниципаль районы җитәкчеләренә, Мамадыш халкына, республика керәшен жәмгыяте вәкилләренә зур рәхмәтемне белдерәм. Әлеге фестиваль һәр кеше күңелендә якты хисләр белән озак сакланыр, көчдәрт өстәр, яңа башлангычларга өндәр», - дигән. Ул шулай ук керәшен халкының күренекле вәкилләренә дәүләт бүләкләре тапшырган. «Сүрәкә» халык фольклор ансамбле җитәкчесе Валентина Тупаева ТР Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән. Түбән Кама Керәшеннәр җәмгыятенең һәм «Сүрәкә» ансамбленең 25 еллыклары уңаеннан, республикакүләм Керәшен мәдәнияте фестивален оештыручылар исеменнән Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылган.

Питрау булса, уен да булсын! Гадәт буенча, аерым аланда спорт ярышлары, милли уеннар оештырылган. «Керәшен сыйлары» почмагында милли ризыклардан авыз иткәннәр. Сөйгән ярлары булмаганнар өчен «Димче почмагы» эшләгән. Узган еллардан аермалы буларак, «Тәпи чишмәсе» янында махсус мәйдан булдырылган. Аның суын борынгыдан ук шифалы дигәннәр. Чишмә буенда фотога төшәр өчен махсус урын әзерләнгән.

Питрау кысаларында узган тагын бер зур чара - «Керәшен чибәре» бәйгесе. Иң асыл затлар керәшен халкының гореф-гадәтләрен белүдә, җырбиюдә ярышкан. Түбәнкамалы Ксения Вуклова (фотода: сулда) «Иң сөйкемле» номинациясендә җиңүгә ирешкән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X