Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Олы көн (Пасха)

Олы көн бәйрәме ел саен күчә барып, 40 апрель -8 май арасындагы көндә (һәрвакыт якшәмбедә) үткәрелә. Мәҗүсилек чорыннан ук килә торган Пасха - Гайсә коткаручының (Христос Аллабызның) яңадан тууы хөрмәтенә уздырыла торган зур бәйрәм. Халыкта Пасха төне һәм иртәнге гыйбадәт вакытына бәйле рәвештә, табигатьтән өстен көчләргә ышану яши. Әйтик, бу...

Олы көн бәйрәме ел саен күчә барып, 40 апрель -8 май арасындагы көндә (һәрвакыт якшәмбедә) үткәрелә. Мәҗүсилек чорыннан ук килә торган Пасха - Гайсә коткаручының (Христос Аллабызның) яңадан тууы хөрмәтенә уздырыла торган зур бәйрәм.
Халыкта Пасха төне һәм иртәнге гыйбадәт вакытына бәйле рәвештә, табигатьтән өстен көчләргә ышану яши. Әйтик, бу төнне, имеш, бөтен җен-пәриләр мәче, эт һәм дуңгызга әверелә, дип уйлыйлар. Шуңа күрә, кешеләр төнлә ишегалдына яки урамга чыгарга куркалар. Имеш, шул җеннәрне куркыту өчен, мылтык тавышы булырга тиеш дигәннәр. Ә иртәнге гыйбадәт вакытында нәрсә теләсәң, шул тормышка аша, диләр.
Олы көнне бәйрәм итү атна буена сузыла. Яшьләр төрле уеннар, күмәк күңел ачулар оештыралар, кунакка йөрешәләр. Олы көнгә хас уеннарның берсе - төр-ле төскә буялган (манылган) күкәй тәгәрәтү уены. Шулай ук, таган корылып, хәленнән килгән бөтен кеше атына. Таганнан читтәрәк җырлы-биюле уеннар оештырыла.
Гомер узган саен, күңел-дә әлеге бәйрәм белән бәйле истәлекләр яңара. Балачак хатирәләре ул беркайчан да онытылмый, күңелдән җуелмый икән. Мамадыш ягындагы безнең Колышчы авылы халкы бу көнне сандыгыннан иң затлы әйберләрен алып кия иде. Олы көнгә каршы төндә йокларга ятмадык. Хуҗабикәләр таң атуга тәм-том өлгертә, әче һәм төче камырдан күмәч, крендель, пилмән, шишара һ.б. пешерә. Олы көн күкәе пешерү - иң изге йолаларның берсе. Ул кызыл төстә булырга тиеш. Архимандрит Никифор тарафыннан, 1891 елда төзелгән «Библия энцик-лопедиясе»ндә язылганча, кызыл күкәй бүләк итү гадәте Мария Магдалинадан башланган. Ул Римга барып, император Тиверий каршына килеп, «Коткаручы туды!» дигән сүзләр белән, аңа кызыл күкәй биргән, вәгазь укыган. Биредә күкәй -
тормыш символы, ә кызыл төс Коткаручы каны булып санала. Ул мәңгелек тормышны аңлата.
Хәзер Олы көн - дини бәй-
рәм булудан бигрәк, язгы күңел ачу көне. Быел ул 1 майга туры килә (10 май -
үлгәннәр өстенә зиратка бара торган «родительский» көн).
Анастасия УСАЧЕВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев