Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Олы көн белән!

Кадерле, карендәшләр! Олы көн (Пасха) уңаеннан барыгызны да котлыйм. Язгы яңару вакытына туры килә торган Олы көн бәйрәме күңелләрегезне керәшеннәргә хас ихласлык, эчкерсезлек, киң күңеллелек һәм туганлык хисләре белән тутырсын. Табыннарыгызда, элгәреләрдән сакланып калган йолаларыбызга, гадәтләребезгә тугрылык билгесе буларак, манылган Олы көн күкәе, бәйрәм ризыгы урын алсын. Йорт-җирләрегез дә, күңелләрегез...

Кадерле, карендәшләр!
Олы көн (Пасха) уңаеннан барыгызны да котлыйм.
Язгы яңару вакытына туры килә торган Олы көн бәйрәме күңелләрегезне керәшеннәргә хас ихласлык, эчкерсезлек, киң күңеллелек һәм туганлык хисләре белән тутырсын. Табыннарыгызда, элгәреләрдән сакланып калган йолаларыбызга, гадәтләребезгә тугрылык билгесе буларак, манылган Олы көн күкәе, бәйрәм ризыгы урын алсын. Йорт-җирләрегез дә, күңелләрегез дә һәрвакыт шушы Олы көндәге кебек яктырып, балкып торсын. Без, керәшеннәр, дуслык-татулыкта һәм сабырлыкта, гомер-гомергә башкаларга үрнәк булдык. Бу асыл гадәтебезгә киләчәктә дә тугры калып, уртак йортыбыз Татарстан күгендә иминлек кояшы балкытып яшәсәк иде.
Барыгызны да Олы көн белән тагын бер кат котлап, ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, бер-берегезнең кадерен белеп яшәвегезне телим.
Тамара БАҺАВЕТДИНОВА,
Түбән Кама керәшен җәмгыяте рәисе.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев