Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Олы Аты тагын күпме сусыз тилмерер?

Кышкы йокыдан уянучы Олы Аты авылы тынлыгын бозып, зур-зур йөк машиналары юлдан үтә башлый. Их, олы юл дигәннәре авылың уртасыннан үтмәсен иде ул! Агачлар үзенә күрә бер калкан-тоткарлык ясап утырган җәй көнендә әле ярый. Тик, алай дисәң, җәйге юлдан тыз-быз чабулый торган машиналардан бөркелгән тузан, баудагы керләргә куна, әллә каян...

Кышкы йокыдан уянучы Олы Аты авылы тынлыгын бозып, зур-зур йөк машиналары юлдан үтә башлый. Их, олы юл дигәннәре авылың уртасыннан үтмәсен иде ул! Агачлар үзенә күрә бер калкан-тоткарлык ясап утырган җәй көнендә әле ярый. Тик, алай дисәң, җәйге юлдан тыз-быз чабулый торган машиналардан бөркелгән тузан, баудагы керләргә куна, әллә каян урын табып, өй эченә тула.
Авылыбызда хәзерге вакытта 166 йорт булып, 259 кеше яши. Халык, элекке шикелле, колхоз эшенә йөрми хәзер. Аның каравы, җиңел машиналарын кабызып, яшь ир-атлар шәһәргә ашыга. Бармаслар иде дә шәһәргә, эш юк шул авылда, булса да шул күрше авылдагы бер ферма гына инде. Шуңа да Олы Аты халкы да хәзер шәһәрдә эшләп, авылда заманча яшәргә күнеккән.
Авыл иртәсе... Чиркәүнең тирә-юньне яңгыраткан чаң тавышына кушылып этләр өргәләп куя. Әкрен генә улап шәһәр автобусы килеп җитә, кемдер кайта, кемдер шәһәргә ашыга. Аякта нык йөри торган түтиләр, дәдәйләр чиркәүгә барырга чыга.
Инде менә март ае да узып бара, кояш туры карый, кар бөртекләре күзне чагылдырып җемелди. Авылыбыз урамында кар көрәүчеләр янына үтеп-сүтеп йөрүчеләр туктап дөнья хәлләрен сөйләшәләр.
Чиркәүдән кайтучыларны күргәч, төшке аш вакыты җиткәндер дип уйлыйсың. Алар, келәүдән соң, үз араларындагы яңалыкларны, бер-берсенең хәлләрен сораштырып та өлгерәләр. Кемнең кызы туган, кемнең малае өйләнә, кемнең хәле авыр - барын да белеп тора авыл. Кайгыны да, шатлыкны да бергә кичерә. Авылның уртак проблемасын да уртага салып сөйләшәләр.
Шундый көнүзәк мәсь-әләләрнең берсе - су. «Су кертәбез авылыгызга», дип, ничә ел ышандыралар Олы Аты кешеләрен. Авыл халкы зур сабырлык белән өметләнеп көтә дә көтә, тик җитәкчеләрнең вәгъдәләре генә буш сүз булып кала бирә. Мөмкинлеге булганнар кое да казытты инде.
Олы Атыда да, башка авыллардагы кебек үк, өлкән яшьтәгеләр бик күп. Алар бар гомерләрен шушы Түбән Кама төбәген үстерүгә багышлаганнар. Кулларыннан эш төшкәч кенә, аларны оныту бер дә дөрес түгел бит инде.
Безне генә уратып үтеп, башка авылларга су кертүне, һич тә, керәшен авылы булган өчен генә Атыны сусыз калдырганнардыр дип уйламыйм. Ә шулай да Аты халкын сулы итүне хәл итсеннәр иде инде. Халык санын алу кампаниясе тагын килеп җитәр ул, коры вәгъдәләрдән эшкә күчсеннәр иде инде җитәкчеләр.
Ирина САДЫЙКОВА.
Олы Аты авылы.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев