Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Матур һәм лаеклы итеп яши

«Шәфкатьлелек» тернәкләндерү үзәгендә Түбән Кама шагыйре Мария Логинованың «Яшәү искиткеч!» дигән иҗади кичәсе узды. Аны «Әдәби кораб» проекты кысаларында Г.Тукай исемендәге үзәк китапханә оештырган.

Бәхетсезлек очрагы аркасында Мария инвалид булып кала. Табиблар әйтүенчә, савыгуга өмет булмаган. Әмма ул сынмыйча-сыгылмыйча үзе, ике кечкенә баласы хакына, тырышып-тырмашып, бирешмичә яшәгән, күнегүләр ясаган. Хәзер Мария басып тора ала, өендә култык таягына таянып яки диварга тотынып йөри дә ала. Ә урамда – бары тик арбада гына.
Ул Ходайдан көн саен савыгуын сораган. Тора-бара сүзләре шигырь юлларына әйләнгән. Бүгенге көндә Мариянең биш җыентыгы басылып чыккан. Анда шигырьләр генә түгел, поэмалар, хикәяләр урын алган. Аның сәләте язучы, шагыйрь, ТР Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиевне дә битараф калдырмый. Ул  өч китабын чыгаруда ярдәм күрсәткән.
Мария – күпкырлы талант иясе. Ул бисердан һәм фоамираннан төрле эшләнмәләр һәм бизәнү әйберләре ясый, тәлинкәләргә бизәк төшерә. 2011 елда Ветераннар йортында үзе оештырган иҗат үзәгендә шөгыльләр үткәрә.  
Мария Логинова – спортчы да. Инвалидлар арасында уза торган  җиңел атлетика, ядрә этү буенча республика-күләм ярышларда һәм йөзү буенча Бөтенроссия чемпионатында җиңүләргә ирешкән. «Мин – бәхетле хатын-кыз, өем, балаларым, оныкларым, иҗатымны яратучы укучыларым бар», – ди Мария. Бу кичне шигырь уку белән генә чикләнмәделәр. Мария дусты Раиса Мищихина белән җырлады, арбада утырган килеш биеп тә күрсәтте. Мондый шәхесләр сәламәт кешеләр өчен үрнәк булырга тиеш.
Фото М. Логинованың шәхси архивыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X