Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Куркыныч вакытлар кабатланмасын

1921-1922 нче елларда булган корылык чорын искә алырлык кеше дә калмагандыр инде... Бу вакытта илдә коточкыч ачлык башланган, сулыкларда су да кимегән. Ачтан үлүчеләр шулкадәр күп булган ки, аларны берәм-берәм җирләп тормаганнар, күмәкләп җирләү очраклары да теркәлгән. Андый каберләр әле дә сакланган.

Ходаебыз бу дөньяга туган һәр адәмне бәхетле итеп яратсын иде дә, андый хәлләр җирдә кабатланмасын иде, дип теләп яшик, туганнар. 2021 елның мае корылык белән башлангач, башымда бу ел ул вакыттай булмасын иде, дигән уй-теләкләр туа.

Яңгыр быел бик сагындырып кына килә. Җәйнең беренче ае яңгырсыз узып китте дияргә була! Инде Питрау да җитеп килә. «Питрау килде, җәй үтте», ди халык. Сынамышларга игътибар итсәк, сүз анда күбрәк явым-төшем турында. 28 июньдә яңгыр яуса, алдагы җиде атна яңгырлы булыр, дигәннәр. Юк шул, яңгыр урынына 35-37 градус эсседән интекте халык.

Элекке заманда мондый вакытта су юллары ачылсын өчен, кояшка, болытка багышлап, ак тәкә корбан иткәннәр. Ак төс иминлек, пакьлек символы булып саналган. Ә менә көтү кайтканда, башта авылга кара сыер керсә, күк йөзе болытлы булыр, яңгыр явар дип ышанганнар. «Яңгыр боткасы» йоласы да уздырылган.

Хәзер балалар әдәбияты үрнәкләре булып калган теләү текстларын ул вакытта олысы да, кечесе дә кабатлаган. Яңгыркаем, яу, яу! Илгә ачлык килмәсен! Ачтан халык үлмәсен, Чума чире йөрмәсен, – дия-дия яңгыр явуны сораганнар. Июль аенда Питрау тәкәсе суела, гадәттә. Ул Петр һәм Павел апостоллары хөрмәтенә атап ясалган бәйрәм бүләге дип санала. Әле Питрау уразасын да исән-сау тотып бетерәсе бар. 28 июньдә башланган ураза 12 июльдә бәйрәм белән төгәлләнә.

Фото: https://pixabay.com/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев