Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Күрше авылдан да килделәр

Олы Аты авылында православие динен тотучыларның иң олы бәйрәмнәренең берсе – Кач ману бәйрәме узды. Башта, Федор Умнов җитәкчелегендә, авылыбызның уңган ир-егетләре күлдәге бозны кисеп, тигезләп коену урыны әзерләделәр, баскычлар куйдылар, янында чишенеп-киенү урыны ясадылар.

Бәйрәм көнне, чиркәүдә служба беткәч, авыл халкы күл янына ашыкты. Елдагыча, авылыбызның шәфкать туташы Лидия Архиреева кирәксә, шунда ук медицина ярдәме күрсәтергә тора. Сүз уңаеннан, бу көн авыл җирлеге башлыгы Бәгъдәнур Илдархановтан башка узмый.  Ул ел саен авыл халкын котлап, матур теләкләрен җиткерә. 
«Кач ману көнендә изгеләндергән суның кодрәте зур», – диләр. Чыннан да, суыкларга карамыйча коенсалар да, моннан соң авыручылар юк. Киресенчә, бик күпләрнең савыгулары турында ишетелә. Бу су чирләрдән дәвалый, өйне изгеләндерә, сабыйларны коендыру өчен дә файдалы. Шуңа күрә аны өйгә дә алып кайталар. Быел  су коенучылар саны узган елгыдан күбрәк булды, хәтта күрше авылдан да килделәр. Коена алмаганнар бит-кулларын булса да юдылар.
Ирина САДЫЙКОВА, Олы Аты авылы.
Автор фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев