Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Кеше күңелен моңландырып

Чиркәүдә чаң кагу тавышы үзе ниндидер сихри моң булып ишетелә. Моны эшләүче кеше тылсымчы булып тоела. Их, шул мизгелне күреп булса иде. Шәһәрдәшебез Валерий Афанасьев күреп кенә калмаган, үзе дә чаң сугып караган. Русьны чукындыру көне уңаеннан, Мәскәү һәм Бөтенроссия изге патриархы Кирилл хуплавы белән, җәй ахырында барлык Россия православие...

Чиркәүдә чаң кагу тавышы үзе ниндидер сихри моң булып ишетелә. Моны эшләүче кеше тылсымчы булып тоела. Их, шул мизгелне күреп булса иде. Шәһәрдәшебез Валерий Афанасьев күреп кенә калмаган, үзе дә чаң сугып караган.
Русьны чукындыру көне уңаеннан, Мәскәү һәм Бөтенроссия изге патриархы Кирилл хуплавы белән, җәй ахырында барлык Россия православие чиркәүләрендә бәйрәм чаңы кагылган. Красный Ключтагы иман йортында бу мөмкинлеккә теләгән һәркем ирешә алган.
- Очраклы рәвештә чиркәү яныннан узуым иде. Мондый мөмкинлек барлыгы турында ишеттем һәм үземнең чаң манарасына менәсем килде, - дип исенә төшерә Валерий Афанасьев. - Үзләрен сынап карарга дип кеше күп җыелган: шулар арасында - балалар да, олылар да.
Манарада уннан артык кыңгырау урнашкан. Аяк белән баса торганнары да бар, бау белән кагыла торганнары да. Бер уйлаганда, бу өлкәдә күнекмәсе булмаган кеше теләсә ничек бау тартып кына моң тудыра алмый бит инде. Алай түгел икән, кешеләрнең күңеле тулгангамы, ничек кагылсаң да үзенчәлекле моң агыла.
Ир әйтүенчә, биектән җир шундый матур булып күренә. Зәңгәр тасма булып Кама ага, тирә-якта яшеллек, гомумән, ниндидер рухи тынычлык хөкем сөрә. Өченче сменадан эшләп кайткан ирнең иңнәреннән авыр йөк төшкәндәй булган.
- Тагын мөмкинлек туса, килеп, шушы ук хисләрне тагын кичерер идем, - дип шатлана Валерий Афанасьев.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев