Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Фестивальдә сынатмаганнар

Түбән Камада «Лейся, песня, на просторе» V фестиваленең гала-концерты узды. Ел саен анда катнашырга теләүчеләр саны арта гына бара. Быел чарада шәһәр һәм районнан 300 кеше катнашкан, финалга барлыгы 24 җиңүче җитә алган. Ветераннар шигырь сөйләү, җыр, музыка коралларында уйнау һ.б. номинацияләрдә ярышканнар. Кайберләре үзләре язган җырларны да башкарганнар. Җиңүчеләр...

Түбән Камада «Лейся, песня, на просторе» V фестиваленең гала-концерты узды. Ел саен анда катнашырга теләүчеләр саны арта гына бара. Быел чарада шәһәр һәм районнан 300 кеше катнашкан, финалга барлыгы 24 җиңүче җитә алган. Ветераннар шигырь сөйләү, җыр, музыка коралларында уйнау һ.б. номинацияләрдә ярышканнар. Кайберләре үзләре язган җырларны да башкарганнар. Җиңүчеләр арасында керәшеннәр дә булган.
 
Ялгыз җырлаучылар арасында Түбән Кама «Керәеннәр» мәдәни-мәгърифәт этнографик җәмгыяте әгъзасы Александра Козаморовага тиңнәр булмаган - ул 1нче урын яулаган. «Фольклор» номинациясендә Валентина Тупаева җитәкчелегендә «Сүрәкә» халык
фольклор ансамбле 2нче урынга ия булган. Шәһәрдәшләребезгә шагыйрь буларак билгеле Никифор Тукмачевка исә «Җыр-уен кораллары ансамбле» номинациясендә 2нче урын бирелгән.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев