Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Еллар узса да...

Көз аенда безнең «Сүрәкә» ансамбле, керәшен мәдәни-этнографик җәмгыять җитәкчесе Тамара Баһаветдинованың турыдан-туры ярдәме белән, күрше Чистай районындагы Иске Роман авылы халкы белән очрашуга барды. Бу минем өчен икеләтә истәлекле вакыйга булды, чөнки моннан утыз еллар элек ул авыл мәктәбендә укыткан идем. Унҗиде ел эшләгәнлектән, Иске Роман кешеләре үз туганнарымдай якынга...

Көз аенда безнең «Сүрәкә» ансамбле, керәшен мәдәни-этнографик җәмгыять җитәкчесе Тамара Баһаветдинованың турыдан-туры ярдәме белән, күрше Чистай районындагы Иске Роман авылы халкы белән очрашуга барды.
Бу минем өчен икеләтә истәлекле вакыйга булды, чөнки моннан утыз еллар элек ул авыл мәктәбендә укыткан идем. Унҗиде ел эшләгәнлектән, Иске Роман кешеләре үз туганнарымдай якынга әйләнгән иде бит. Яшьлек елларым, үз балаларымның сабый
чаклары да шунда үтте. Ул еллар күңелемдә гомер буе сагынып сөйләрлек хатирәләр калдырды да инде.
Безне, керәшен кунакчыллыгы белән, ипи-тоз, чәкчәк тотып каршы алдылар. Минем өчен иң шатлыклысы, әлбәттә, еллар узгач, үземенең элекке укучыларым белән очрашу булды. Мәктәп директоры да, укытучылар да заманында миндә белем алган балалар булып чыктылар. Укытучы өчен моннан да зуррак бәхетнең булуы мөмкинме?! Шуңа да ул очрашуның күңелле хатирәләре йөрәгемдә мәңгегә калыр.
Валентина Тупаева җитәкчелегендәге ансамблебезнең чыгышын авылдагы өлкәннәр дә, мәктәп укучылары да бик ошатты. «Сүрәкә»гә йөрүче кызларыбыз Тамара Фролова, Галина Гыйлаҗева, Александра Козаморова, Раиса Родионова, Зоя Афанасьева, Зинаида Чурашова, егетләребез Григорий Тупаев, Семен Гребенщиков - барысы да бүгенге көннең сәхнә йолдызларына биргесез. Семен Гребенщиков белән Зоя Афанасьева гармунда керәшен халык көйләрен уйнап, Валентина һәм Григорий Тупаевлар керәшен биюен башкарып, авыл халкын шаккатырдылар. Мин дә үзем чыгарган җыр-көйләремне җиткердем. Хәбәрләшеп торсак та, озак еллар дәвамында күрешә алмаган элекке хезмәттәшләремә үземнең китапларымны бүләк иттем. «Иске Роман» дигән шигыремне дә укыдым:
Үткән гомер артта калды.
Киләчәк тыныч узсын.
«Бер күрешү -
бер гомер», дип,
Җырлардай җырлар тусын.
Анастасья УСАЧЕВА,
мәгариф ветераны.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев