Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Чиркәүне изгеләндерделәр

Татарстандагы 30 керәшен чиркәве янына изге апостоллар Петр һәм Павел исемнәре белән аталган Балчыклы чиркәве дә өстәлде (сүз уңаеннан, ел азагына кадәр республикада тагын дүрт керәшен чиркәве эшли башлаячак). Балчыклы керәшеннәренең Аллага ышанучылары күптәннән зарыгып көтелгән вакыйга - чиркәүне изгеләндерү тантанасы июльнең беренче көнендә үткәрелде. Бу тантанада Казан епархиясеннән, Татарстан...

Татарстандагы 30 керәшен чиркәве янына изге апостоллар Петр һәм Павел исемнәре белән аталган Балчыклы чиркәве дә өстәлде (сүз уңаеннан, ел азагына кадәр республикада тагын дүрт керәшен чиркәве эшли башлаячак).

Балчыклы керәшеннәренең Аллага ышанучылары күптәннән зарыгып көтелгән вакыйга - чиркәүне изгеләндерү тантанасы июльнең беренче көнендә үткәрелде.

Бу тантанада Казан епархиясеннән, Татарстан митрополиты Анастасий җитәкчелегендә руханилар килде. Балчыклы чиркәвен Анастасий үзе изгеләндерде.

Сандык төпләрендә сакланган борынгы керәшен хатын-кызлары киемнәреннән килгән түтиләрне, тирә-як авыллардан һәм шәһәрдән җыелган кешеләрне таң калдырып, митрополит Анастасий кулына Изге китапны алып, дөрес деннең символы булган "Ышанамын"ны һәм "Әй, Күктәге Атабыз" иманын чын керәшенчә әйтте. Әле татарча бик шома сөйләшүчеләр дә, иманны керәшенчә әйткәндә, тотлыгып, туктап калалар. Ә монда гомере буе русча иман әйтүче Анастасийның бернинди акцентсыз сөйләде!

- Керәшеннәр өчен бүген бик олы вакыйга, мөһим бәйрәм. Сезнең үз телегездә, гомеремдә беренче мәртәбә Изге Литургия алып бардым, - дип әйтте Анастасий Аллага ышанучыларга мөрәҗәгать итеп. - Мәңгелек турында уйлагыз, чиркәүгә ешрак йөрергә тырышыгыз.

Хор кершенчә җырлый башлагач, халыкның үз телендә иман әйтә белмәвен күреп, "үз аталарыгыз, бабайларыгыз иман әйткән телне оныта башлагансыз", дип, митрополит кешеләрне бераз шелтәләп тә алды. Һәм, керәшенлекләрен онытмасыннар өчен, чиркәү карамагында якшәмбе мәктәбе ачып, балаларга үз туган телләрен, керәшен гадәтләрен өйрәтергә кирәклеген дә искәртте.

"Служба» тәмамлангач, чиркәү төзелешен башлап йөргән һәм бу изге эшкә үзеннән зур өлеш керткән керәшеннәрне - Юрий Иванов, Александр Сөләйманов, Геннадий Муллин, Анатолий Маркелов,Сергей Шадрин һ.б. бүләкләп, рәхмәт белдерделәр.

Балчыклы халкы дистәләрчә еллар буе зур сабырлык белән көтеп алган чиркәү чаңы авыл күгенә таралып, һәркемне иманлы булырга, Аллага табынырга чакыра...

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев