Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Бәйрәмдә катнаштылар

Түбәнкамалылар Халыклар бердәмлеге көнен зурлап билгеләп узды. Бәйрәм чаралары Халык иҗаты йорты каршында әйлән-бәйлән белән башланды, аннары фойега күчте. Биредә төрле күргәзмәләр оештырылган иде. «Керәшен» мәдәни-этнографик җәмгыяте күргәзмәсендә кунакларның игътибарын милли киемнәр кигән курчак-манекеннар, үзенчәлекле итеп милли стильдә бизәлгән өстәлдә чәй эчеп утыручы «татар хатын»ы җәлеп итте. Бәйрәм тамаша залында...

Түбәнкамалылар Халыклар бердәмлеге көнен зурлап билгеләп узды. Бәйрәм чаралары Халык иҗаты йорты каршында әйлән-бәйлән белән башланды, аннары фойега күчте.
Биредә төрле күргәзмәләр оештырылган иде. «Керәшен» мәдәни-этнографик җәмгыяте күргәзмәсендә кунакларның игътибарын милли киемнәр кигән курчак-манекеннар, үзенчәлекле итеп милли стильдә бизәлгән өстәлдә чәй эчеп утыручы «татар хатын»ы җәлеп итте. Бәйрәм тамаша залында концерт белән дәвам итте. Бу чарада «Сүрәкә» ансамбле артистлары чыгыш ясады. «Без дә катнаштык, ансамбль артистлары ике җыр башкарды. Ә Мария Савельева, Галина Гыйлаҗева, Елена Әмирова Владислав Домолазовның «Өчле биюе» җырына кушылып, өчле бию башкардылар. «Түбән Камада Халыклар бердәмлеге бик көчле, милләтләр дуслыгы нык. Бер-беребезне хөрмәт итәбез, очрашканда туганнарны күргәндәй сөенәбез, кочаклашабыз. Дуслык берләштерә ул», - дип сөйләде «Туган як» журналистына «Сүрәкә» керәшен халык фольклор ансамбле җитәкчесе Валентина Тупаева.
Алмаз Фаттахов фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев