Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Бәхет сере нәрсәдә

"Туган як"ка мәкаләләр, хәбәрләр юллаучы Анна Храмова янына бу юлы үзе турында язарга барган идем. Үзеннән-үзе, сүз бәхеткә барып тоташты. "Бик бәхетле кешедер мин. 75кә кадәр сау-сәламәт җиткәч, бәхет шул инде ул", дип әйтүче Анна түти белән үтелгән елларының күңелгә уелып калган мизгелләре турында сөйләштек. "Мине сау-сәламәт тапканы, үстергәне һәм...

"Туган як"ка мәкаләләр, хәбәрләр юллаучы Анна Храмова янына бу юлы үзе турында язарга барган идем. Үзеннән-үзе, сүз бәхеткә барып тоташты. "Бик бәхетле кешедер мин. 75кә кадәр сау-сәламәт җиткәч, бәхет шул инде ул", дип әйтүче Анна түти белән үтелгән елларының күңелгә уелып калган мизгелләре турында сөйләштек.

"Мине сау-сәламәт тапканы, үстергәне һәм шушы яшемә җитә алганым өчен, әниемә рәхмәтлемен. Ә бит аңа, ире төрмәгә озатылган халык дошманы хатынына бик авыр булган көн итүе", дип сөйләп китте Анна түти. Әниләре Ольганы, ирләр белән рәттән, урман кисәргә дә, юл эшенә дә йөрткәннәр. Язмыш диген, Ключ Труда поселогында урман кисеп йөргәндә, ул кызы Аннаның булачак ире өендә - кода буласы Антон картларда торган. Балаларын үзенең әнисе - Мартыш карчыгы Начтый караган. Ул әбиләре 98гә җитеп, кызы Ольгадан 10 көн генә алдан китеп барган. "Диванда утыручы әнинең алдына өчәүләп - Магнитогорскидан кайткан абыебыз Александр, Василий дәдәй һәм мин килеп тезләндек, "әни, без сине саклый алмадык", дип. Гомерем шулай гына булгандыр инде", дигәне әле дә күз алдымда. Аңа 61 генә иде бит", - дип күз яшьләрен сөртә Анна түти.

Авырлыкка түзә икән йөрәк,

Түзә икән йөрәк барсына.

Ә шулай да, учларыма кысып,

Ярсыма, дим аңа, ярсыма...

Аның белән очрашсам, шигъри хисләрен теркәп кую өчен, каләм-кәгазем әзер тора. Бу юлы да шулай булды. Әнисен искә төшерүгә, уйлары туган нигезенә барып тоташты, күрәсең. "Спортивная урамыннан машинада узышлый карап-күреп йөрсәм дә, туган йортым бакчасы алмагачлары янына барырга йөрәгем җитми", ди ул чарасызлык белән. Ире Михаил белән башка чыккан үз йортлары исә Аратау урамында булган. Биш кенә өйле ул урам, чама белән, хәзерге Спортивная урамындагы 10нчы кибет турысыннан аста - тимер гаражлар ягында урнашкан. 9нчы мәктәп тирәсе дә - Чәбия урыны. Ул очта Борис Марков, Анна Сафронова һ.б. яшәгән (10нчы кибет урынында - Нина Касакина телгә алган иске бәләкәй өй, ул өй басу капкасының кыр ягында булган). Чәбия чияләр, чәчәкләр эчендә утырган. Мәктәпне әйләндереп алган сәрби куаклары, бакчасындагы алмагачлар, чияләр үзгә ямь биргән. Бормаланып аккан Аратау елгасы. Аңа якын урамда һәр кеше суны үз бакчасы артыннан агучы елгадан алган. Урам саен коелар... Түбән оч ягындагы чишмәләр... Ул чагында авыл өйләре саламнан булган. Кайсыдыр елны чыккан җил-давыл шул салам түбәләр арасыннан берсенә дә кагылмаган, ә Ярмәй Якәве зур итеп салган йортның такта түбәсен алып аткан...

Мәктәптән соң Алабугага мәдәни-агарту училищесына укырга кереп кайтса да, юкчыллык аркасында колхозда калган Анна Тупаева сарык та караган, сыер да сауган. шин заводының үзәк лабораториясендә эшләгәндә, авыру ирен, институтта укучы ике кызын уйлап, акчалы, әмма авыр производствога күчкән: "Урал", "КамАЗ" машиналары өчен тәгәрмәчләр җыйган. Лаеклы ялга чыккач, 13нче мәктәптә вахтер булып та 7-8 еллап эшләгән әле...

Болары - аның эштән курыкмаучы чыдамнар гына үза алучы хезмәт юлы. Ә гомер юлының ни чыдам кешене дә үксетә торган мизгелләре аз булдымы икән? Шуларның иң ачысы - Чәбиядән кубарылып чыгып китүләре... Анна түтиләргә 1978 елның апрелендә Красный Ключтан йорт квартиры ачкычын биргәннәр. Әмма алар көзгә таба гына киткәннәр. "Чәбиядән азакылардан булып кузгалдык (бездән соң Ливна Феодосия түти калды әле) Ун төпләп алмагач та утырткан, әле алар алма бирергә өлгермәгәннәр дә иде. Кемнең үз нигезеннән каерылып китәсе килсен соң?! Сентябрьдә бәрәңге алырга төштем. Өй әле исән. Тәрәзә төбендәге гөлем, җаны юансын, дигәндәй, чәчкәдә утыра. Шул гөлгә карыйм да, елыйм, - ди Анна түти. - Мунчаны сатып җибәрдек. Өебезне дә бер танышларыбыз урыныннан тарттырып, Аратау елгасы янындагы будкалар янына илтеп куйганнар, өйләнешкән яшьләр өчен. Бер өч еллап бәрәңге утыртып йөрдек әле. Зерә күчерделәр Чәбиябезне. Авылыбыз урынына тимер гаражлар гына тутырдылар, шәһәр өчен кирәкле биналар төзелмәде. Шуңа да җаннарыбыз рәнҗи...

Тәрәзә каршында - бакчам,

Бакчамда - алмагач.

Үзәкләр өзелә икән,

Кайтыр нигез булмагач...".

Чәбиялеләрнең зиратлары авылларыннан ярты чакрымлап кына ераклыкта булган. Соңгылардан булып, шул зиратка - туган туфрак кочагына Анна түтинең әнисе (1971 елда), аннары Дмитрий карт Миронов һәм төзелештә плитә басып үтергән яшь егет - Александр Ливин җирләнә...

Шәһәр килгәч, Вахитов урамындагы йорт нигезе кертеп салынган шул Чәбия зиратына, узган җәй өмәгә 18ләп кеше килгән. Анна түти үзе, кызлары - Нина (32нче мәктәптә татар теле укытучы), Надежда (Красный Ключ балалар бакчасы хореографы), Ольга (Красный Ключ мәктәбенең башлангыч класс укытучысы), Нинаның кызы Полина һәм Анна түтинең бертуганы Василий да барган. Буяу бирәбез, әгәр зират коймасын буярга теләсәгез дигәч, Анна түтинең кызлары эштән соң атна буе барып йөргәннәр. Шулай ук, Чәбия кызлары Лена Сабанаева (үзенең кызы белән), Полина Захарова да килгән.

Ак ат килә юл башлап,

Күк ат килә юл ташлап.

Башны иеп, түбән карап,

Киттек Чәбияне ташлап, - дип сагышланса да, аяныч язмышлы Чәбия зиратын тәртипкә китерер өчен вакыт табучы кызлары, кияүләре, оныклары белән Анна Храмова горурлана ала. Узганнар кочагында калган авылының тарихи хәтеренә тугрылыклы кала алучылар һәм шул хисне үз балаларына да күчерә алучы бәхетлеләр бик сирәк шул бу дөньяда.

Гомумән, бәхет - язмыш өеп биргән сынаулар, авырлыклар аша үткәндә, Анна түти шикелле, җан аклыгыңны саклап калуда, яшәү ямен тоеп, һәр туган көнеңне рәхмәт белән каршы алуда түгелме соң ул?

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев