Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

«Безнең өлкәдә әдәпле булу – күркәм күренеш»

Валентина Владимировна Тупаева вафат булгач, ул җитәкләп килгән ничә коллектив ятим калды! Аңа тиңнәр һич табылмас, эшен тиешенчә алып баручы булмас кебек тә тоелган иде. Ансамбльләрне Ольга Вәлиуллина җитәкләячәген белгәч, шатланып та куйдым. Ольга Владимировна – тәҗрибәле профессионал, җырчы, режиссер. Нәтиҗәләр үзен көттермәде. Ольга Вәлиуллина Валентина Тупаева мирасын кабул итеп, аны югалтмады, хәтта баетты. Шушы көннәрдә Ольга белән очрашып, инде башкарылган эшләргә йомгак ясадык.

- Узган елның август аенда керәшеннәрнең исәп-хисап җыелышында мине «Сүрәкә» фольклор ансамбле җитәкчесе итеп таныштырдылар. Әлбәттә, дулкынландым, хәтта «Булдыра алырмынмы? Ризалашып, ашыкмадыммы?» дигән уйлар борчыды. Ике ел дәвамында «Вольные распевы» казаклар җыр ансамбле җитәкчесе вазифаларын башкарам, – дип башлады сүзен Ольга.
Шулай итеп Ольга Владимировна бүгенге көндә «Сүрәкә», «Баш чишмә», «Асыл нәсел» балалар ансамбльләрен, «Сүрәкә» коллективының яшьләр төркемен җитәкли. Үзе әйтүенчә, аны керәшеннәргә хас булган ачык йөз белән каршы алганнар.

«Валентина Тупаева белән таныш идегезме?» дигән соравыма ул:
– Аның белән озак еллар таныш идек. Телефоннан сорау бирергә кирәк икән, сөйләшүебез бик үзенчәлекле башлана иде. Мин: «Исәнмесез, Владимировна!» дип исәнләшәм, ул: «Сәлам, Владимировна!» дип җавап бирә. Бервакыт әбием әнисенең фотосын тапкач, төшереп, Валентина Владимировнага җибәрдем. Нишләптер, башыма «туганнар түгелме без?» дигән уй килде. Юк икән, охшашканнар гына, – ди Ольга.
Ә ике айдан Валентина Тупаева китеп барган. Гомумән, Ольга хәтерендә ул тыйнак, басынкы, гади булып истә калган. Аның «Мин кешеләр бер-берсенә яхшырак, әдәплерәк булуын теләр идем. Кайберләре башларын югары күтәрә, бик горур сөйләшә, ә безнең өлкәдә бу килешми»,– дигән сүзләрен әле дә хәтерли.

– Минем төп максатым – инде туплаганны саклап калу. Бу хакта «Сүрәкә» әгъзаларына да әйттем. Бу юнәлештә эшлибез дә. Элек репертуарда булган берничә җырны яңарттык, яшьләр өчен Альбина Никитина белән берлектә «Ак калфак» җырын эшләдек. «Баш чишмә» коллективы Чәбия авылы җырларының берсен өйрәнеп, башкара башлады. Тагын бер җырга көйне аккомпаниаторыбыз, ТР ның атказанган мәдәният хезмәткәре Азат абый Нәҗмиев язды. Аны Түбән Каманың 55 еллыгына багышлыйбыз. Кыскасы, тик тормыйбыз, алга атлыйбыз, – дип дәвам итте Ольга.

Керәшен ансамбльләре белән ике клип та төшерелде. Икесе дә бик югары профессиональ дәрәҗәдә. Шуңа да телевидениедә күрсәтелмәве кызганыч. Ярдәмгә социаль челтәрләр килә. Бу видеоязмаларны түбәнкамалылар гына түгел, республикада һәм илдә яшәүче карендәшләр күрә.
Керәшен яшьләренең активлашуы – күркәм күренеш. Хәзерге вакытта төркемдә 10 кеше. Кызлар өчен матур кием тектергәннәр. Керәшеннәр кызларны яратып, аккошларга тиңлиләр.


Сигез ай эчендә коллектив яңа кешеләр белән дә тулыланган, кайчандыр йөреп, ниндидер сәбәпләр белән таш-лаучылар да кайткан. Алар барысы да я укый, я эшли, ә кичен әле репетициягә килергә дә көч табалар. Түбән Кама керәшеннәренең мәдәниятләрен, гореф-гадәтләрен яратуына, мирасны саклап калып, балаларына тапшырырга тырышуларына соклана.
– Барысын да үземә тартып бару авыррак, ә менә ярдәмчеләрем Владислав Домолазов, Надежда Кузьмина, Альбина Никитина белән бар нәрсәне җиңәбез! Быел шактый күп фестивальләрдә, конкурсларда катнашып, бары тик призлы урыннар яуладык. Безнең «локомотив» Тамара Алексеевнага, «Керәшен» җәмгыятенең алтын баганаларына рәхмәтемне җиткерәсем килә, – ди Ольга.
Планнарда тукталып тормыйча, Олы көнгә, Бөек Җиңү бәйрәменә әзерләнү.

Фото: шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев