Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Башкала артистларын уздырып

«Шәфкатьлелек» тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләргә Байданкино авылы үзешчәннәре искиткеч концерт күрсәтте. Безнең өчен бу чара истә калырлык бүләк булды. Алар залдагы кешеләрне беренче чыгышлары белән үк таң калдырды. Гармунда уйнап килеп кергән Галина Борисова артыннан бии-бии сәхнәгә күтәрелгән артистларны халык шунда ук көчле алкышларга күмде. Һәр чыгыш гади һәм халыкчан...

«Шәфкатьлелек» тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләргә Байданкино авылы үзешчәннәре искиткеч концерт күрсәтте. Безнең өчен бу чара истә калырлык бүләк булды.
Алар залдагы кешеләрне беренче чыгышлары белән үк таң калдырды. Гармунда уйнап килеп кергән Галина Борисова артыннан бии-бии сәхнәгә күтәрелгән артистларны халык шунда ук көчле алкышларга күмде. Һәр чыгыш гади һәм халыкчан иде. Күңелләребез белән без авыл урамнарында, су буйларында, урман аланнарында йөреп кайттык. Вероника Боярова, Надежда Заһретдинова, Мария Обшарова татарча да, русча да өздереп җырладылар. Профессиональ артистлар бер кырыйда торсын! Юмористик чыгышлар булды, шаян такмаклар яңгырады.
Халык талантларга бай бит ул. Клубы да булмаган кечкенә генә Байданкино авылында җырларга яратучы ханымнар Галина Борисова яшәгән йортта кичләрен гармунга кушылып җырлап утыра торган булганнар. Соңрак, гомере буе рус теле укытучысы булып эшләгән Михаил Макаровичны үзләренә җитәкче итеп чакырганнар.
Бу коллектив, керәшен халкының бер генә бәйрәмен дә калдырмыйча, авыл урамында концертлар куя. Шулай ук алар концерт белән күрше Шәңгәлче, Ташлык, Каенлы, Сарсаз-Бли авылларына йөриләр. Без бу коллективка зур уңышлар телибез.
Земфира ГАРИФУЛЛИНА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев