Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Барыбыз бәйрәм иттек

Покрау көнне Олы Аты клубы гөрләп торды. Чиркәүдәге келәүләр тәмамлангач, кичкә таба халык мәдәният йортына ашыкты. Бәйрәм күргәзмәдән башланды. Олы Атыда оста куллы хатын-кызлар яши шул! Наталья Пипинеева кызы Дина белән нинди генә матур әйберләр әзерләмәгән: пластик шешәләрдән ярканат дисеңме, сәйләннән агач ясау дисеңме, картиналар чигүме. Анастасия Шакирова газетадан ясалган...

Покрау көнне Олы Аты клубы гөрләп торды. Чиркәүдәге келәүләр тәмамлангач, кичкә таба халык мәдәният йортына ашыкты. Бәйрәм күргәзмәдән башланды. Олы Атыда оста куллы хатын-кызлар яши шул! Наталья Пипинеева кызы Дина белән нинди генә матур әйберләр әзерләмәгән: пластик шешәләрдән ярканат дисеңме, сәйләннән агач ясау дисеңме, картиналар чигүме. Анастасия Шакирова газетадан ясалган таякчыклар белән вазалар үрә - күргәзмәдә алар төрле-төрле һәм бик матур иде. Шул вазаларның берсендә - тал чыбыгыннан ясалган чәчәкләр. Мәктәп балалары «Көзге уңыш» темасына кабактан әкият геройлары ясаганнар, төрле җимешләрдән натюрморт һ.б. бар иде. Укучыларга кечкенә генә бүләкләр тапшырылды.
Бәйрәмнең төп өлеше башланды. Лидия Юмаева авыл тарихын, әби-бабаларыбызның Покрауны ничек уздырулары турында сөйләде. Танылган «Сүрәкә» ансамбле гармунчысы, авылдашыбыз Петр Максеев бер керәшен көен дә уйнамыйча калмагандыр. Концертны шулай ук яшь кызлар биюләре бизәде. Тамашачы да тик утырмады: балдак салу, тукмак тәгәрәтү кебек борынгы уеннарда теләп катнашты. Лиза Уткина, Мария Чиричеева, Валентина Болтикова сәхнәгә менеп җырлап-биеделәр дә әле. Тәнәфестә барысы да Покрау пироглары белән чәй эчте. Бәйрәм керәшен биюләре белән тәмамланды. Мондый зур чараны оештырып, авыл халкы күңелен күргән Лида һәм Костя Юмаевларга, Галина Емельяновага рәхмәтләребезне җиткерәсебез килә.
Покрауны
каршыладык
Уңыш инде урдырылган,
Яшелчәләр җыелган.
Көннәр-төннәр суыткан,
Агачлар яфрак койган.
Болында үлән саргайган,
Бакчалар сукаланган.
Өйләр инде юылган,
Тәрәзә җылытылган.
Табигать кышка әзерләнә,
Тиздән төшәчәк кырау.
Күңелләргә җылы өстәп,
Килеп җитте Покрау.
Покрау исемен йөртәдер
Авылның изге йорты.
Анда гел килеп тора
Авылның яше-карты.
Тутиләр пирог пешерәләр,
Тәмле исләр чыгарып,
Чиркәүләрдә чаң сугалар,
Келәвенә чакырып.
Морҗалардан төтен чыксын,
Тәмле ашлар пешсеннәр.
Һәр йорт ишеге ачык -
Бүген бәйрәм итсеннәр.
Ирина САДЫЙКОВА,
Олы Аты авылы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X