Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Һай, бу гомеркәйләр...

Әй, син гомер, нигә соң санаулы, Санаулы да, бигрәк сынаулы. Дөньяга түгелеп моңнар кала, Синсез, моңсыз яшәп буламы? Йөрәк әрнешләре бе-лән язылган бу шигъри юлларым - яшь-тәшем, ветеран педагог, «Сүрәкә» керәшен фольклор ансамблебезне оештыручыларның берсе булган, янып-көеп яшә-гән дустым Анна Гурьевна Бутяева турында. Табигать уянып, яшел-леккә төренгән бик матур мизгелдә...

Әй, син гомер, нигә соң санаулы,
Санаулы да, бигрәк сынаулы.
Дөньяга түгелеп моңнар кала,
Синсез, моңсыз яшәп буламы?
Йөрәк әрнешләре бе-лән язылган бу шигъри юлларым - яшь-тәшем, ветеран педагог, «Сүрәкә» керәшен фольклор ансамблебезне оештыручыларның берсе булган, янып-көеп яшә-гән дустым Анна Гурьевна Бутяева турында.
Табигать уянып, яшел-леккә төренгән бик матур мизгелдә аны югалту бик авыр булды шул.
Олы көн бәйрәме булган 1 майда без, «Сү-рәкә»гә йөрүчеләр, Анна Гурьевна белән хушлашып, җәсәден Тукай районындагы туган авылы Мәләкәскә - мәңгелек йортына озатып калдык. Авыр, бик тә авыр югалту...
Анна Гурьевна әле сиксән яшь белән генә чикләнмәскә, озак, бик озак яшәргә тиеш иде. Андый самими җанлы, олы йөрәкле кешеләр бик сирәк була. Ул бит без яшьтәшләреннән мәңге ару белмәс җаны, үзенең тормыш рәвеше, дәрт-дәрманы белән аерылып торды. Шактый өлкән яшьтә булса да, үз керәшенебезнең милли киемнәреннән сәхнәгә чыгып басса, аның җыерчыклары җуелып, күз алдында ул яшәреп, балкып китә иде. Тормыштан, эштән ямь табып яши алу һәркемгә дә бирелмәгән, Анна кебек тынгысыз җаннарга гына хас шул. Төпле киңәшләре белән дә безгә, тирә-яктагыларга һәм якыннарына бик кирәкле зат иде ул. Ире-нең кадерен белүче хатын, өенең якты нуры, уңган хуҗабикәсе, балаларының якын сер-дәше, оныкларының яраткан әбисе булды. Төгәллек, пөхтәлек, гаделлек бу асыл затның асыл сыйфатлары иде.
Гади дә, ягымлы да Анна Бутяева гомере буе үз керәшененең кадерен белеп, гореф-гадәтләребезне яшь-
ләргә өйрәтергә омтылып, халкыбызның киләчәге өчен тыры-шып, янып-көеп яшәде.
Авыр туфрагы җиңел булсын, арты тыныч булып, балаларына Ходай исәнлек, сабырлык бирсен, дигән теләктә калам.
Анастасия УСАЧЕВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев