Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

Авыллар тарихын өйрәнү турында

Түбән Кама «Керәшен» җәмгыяте тарихи һәм милли мирасны саклап калу буенча «Түгәрәк өстәл»дә катнашты.

Чара балалар һәм яшьләр туризмы, экскурсия-ләр станциясендә узды. Башта катнашучылар учреждение эшчәнлеге белән таныштылар. «Түгәрәк өстәл»дә укучылар өчен «Минем авылым тарихы» фәнни-тикшеренү эшләре конкурсын әзерләү һәм уздыру, оешмалар тарафыннан Түбән Кама районы авыллары һәм шәһәр тарихын өйрәнү, авыллар тарихы буенча китап чыгаруны әзерләү кебек мәсьәләләр күтәрелде.
«Керәшен» җәмгыяте рәисе урынбасары Эльмира Гыйльметдинова һәм әгъзасы Алевтина Даутова чарада катнашучыларны Актүбә һәм Чәбия авыллары тарихы буенча башкарылган эш белән таныштырдылар. Бу эш 31 нче мәктәп укучылары белән берлектә башкарыла.

Фото: Э.Ситдыйкова фотосы..

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев