Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Карендәш

«Алтын багана»лар булганда...

Милли уеннар оештырылды: балалар, хатын-кызлар, ир-егетләр батырлыкта, җитезлектә, өлгерлектә көчләрен сынаштылар.

Олы Аты авылы зур түгел, хәзерге вакытта анда 250 ләп кеше гомер итә. Ләкин бәйрәмнәрдә ул умарта күчен хәтерләтә: туган-тумачалар, кунаклар кайткач, «гөж» килә. Менә узган атнада оештырылган Сабантуй бәйрәме дә шулай узды.
– Әзерлек эше бер атна алдан башланды. Авылыбызның мәдәният йорты хезмәткәрләре Лидия һәм Константин Юмаевлар башта бүләк җыюны оештырдылар: элек авыл буенча атлы арбада яки җәяү йөрсәләр, бу юлы кечкенә тракторны бизәп, шуның белән чыктылар. Үзе бик күңелле күренеш булды бу, кешеләр көйне ишетүгә, бии-бии чыгып, бүләк тапшырды, – дип уртаклашты тәэсирләре белән Олы Аты авылында яшәүче штаттан тыш хәбәрчебез Ирина Садыйкова.


Бәйрәм 19 июньдә 16.00 сәгатьтә башланып китте. Авылда татарлар һәм керәшен халкы яшәгәч, Сабантуйны һәм Тручынны (Троица) бергә билгеләп үтәргә карар кылганнар. Бәйрәмне, гадәттәгечә, Лидия Марсовна башлап җибәрә. Аның әнисе клуб мөдире булган, аннары авыл халкын мәдәни яктан агарту вазыйфасы кызына күчкән. Лидия Юмаева озак еллар эшләгәч, авылның һәр гаиләсен белә, бу юлы да кайсы гаиләдә балалар тууын, Олы Атыда яшәүчеләрнең кайсылары юбилей үткәрүләрен искәртеп үтә ул. Сабыйларга – Кызыл Чапчак авылыннан Марсель Ахунов исемле эшмәкәрнең предприятиесе җитештергән урындыклар, юбилярларга һәм Бөек Ватан сугышы балаларына бүләкләр тапшырылды.


Валерия Сармаева, Владислав Архиреев кебек җирле артистлар белән бергә Казаннан чакырылган Вадим Захаров, Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Салават Миңнеханов, Гүзәлем, Айгөл Рәхимова, Гөлназ Батталова халык күңелен күрделәр.
– Бер якта исә милли уеннар оештырылды: балалар, хатын-кызлар, ир-егетләр батырлыкта, җитезлектә, өлгерлектә көчләрен сынадылар, – ди Ирина Садыйкова.


Әлбәттә, кечкенә генә авыл үзе генә мондый югарылыкта бәйрәм оештыра алмас иде. Шуңа да ел саен Олы Атының алтын баганасы, «Полиметаллинвест-НК» ҖЧҖ генераль директоры Валерий Иванов бу эшне тиешле дәрәҗәдә башкарып чыга. Авыл халкы аңа бик рәхмәтле. Валерий Алексеевич күп хәйрия эшләре белән билгеле: ул чишмәләрне төзекләндерә, чиркәүләр салдыра һәм башка бик күркәм гамәлләр башкара. Өстәвенә, инде берничә ел дәвамында Валерий Иванов шәһәребезнең күп балалы гаиләләрен «Туган як» газетасына да яздыра әле.
Сабантуй әле озак дәвам итеп, төнлә генә салют белән тәмамланды: караңгы күк йөзен аллы-гөлле утлар бизәде. Бәйрәм бетеп, артистлар китеп, тормыш үз хәленә кайтса да, авыл халкы әле дә искә ала, социаль челтәрләргә фото-видеолар урнаштыра.

Фото: шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев