Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Ишеттегезме?

Видеоплатформалардагы балалар контентын татарчага тәрҗемә итәргә тәкъдим иттеләр

Бу хакта инициатива авторы Лилия Косолапова сөйләде.

Россиянең иҗтимагый инициативалары сайтында видеоплатформаларда балалар өчен контентны автомат рәвештә татар теленә тәрҗемә итү турындагы инициатива чыккан. Бу хакта инициатива авторы Лилия Косолапова сөйләде. 

Автор фикеренчә, балаларның туган телдә булмаган бик күп видеолар каравы татар телен белмәүгә китерә. Шуңа балада рус теле беренче тел буларак формалаша.

Автор хәзерге вакытта бу проблеманы хәл итү өчен платформаларда барлык мөмкинлекләр булуын ассызыклый. Аның тәкъдиме буенча, әгәр кулланучы Татарстан Республикасыннан икән һәм ул балалар контенты белән кызыксына икән, платформа автомат рәвештә видеоны татар теленә тәрҗемә итәргә тиеш. Бу очракта балар татар телендәге контентны күп ишетә һәм үзара да татарча аралаша башлый.

Автор билгеләп үткәнчә, әлеге функцияне туктату өчен дә техник мөмкинлек булырга тиеш, тик аны ата-аналар гына башкара алырга тиеш.

Автор фикеренчә, ата-аналарда балалар өчен видеоконтентка негатив караш бар. Видео балага телне өйрәнүдә файда китерүен аңлаган ата-ана баланың видео карап утыруын уңай кабул итә башлар иде.

Автор фикеренчә, бу эшне җайга салу өчен карар чыгарырга кирәк. Инициативаның тулы тексты белән танышу өчен сылтама.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев