Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Ишеттегезме?

Түбәнкамалыларны Спас ярминкәсенә чакыралар

5-7 августта Алабугада Бөтенроссия Спас ярминкәсе узачак.

Чарада кулдан эшләнгән әйберләрне сату, кыңгырау чыңы фестивале һәм артистлар чыгышы була.

Спас ярминкәсенә машинада барырга теләүчеләр өчен түләүле тукталыш оештырылачак. Бәясе – тәүлегенә 300 сум. Парковкага керү – Тугаров урамы буенча, ә чыгу урыны Тойминская урамы буенча башкарылачак. Машина кую урыннарыннан ярминкәгә кадәр җәяүлеләр юлы буйлап барып җитәргә мөмкин.

Шулай ук, Кама буйлап көн саен йөри торган елга трамваенда да барып җитәргә була. Ул 14.15 сәгатьтә Түбән Камадан кузгалачак. 15.15  сәгатьтә – Алабугага барып җитә. Олылар өчен билет бәясе – 55 сум, балалар өчен – 27, 5 сум тәшкил итәчәк.

Моннан тыш, түбәнкамалылар Яр Чаллыдан автобуста китә ала. Билет бәясе – 100 сум. Ул 6.45тән 19.00гә кадәр йөри.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев