Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Ишеттегезме?

Түбәнкамалылар иртәнге яңгырдан соң үзләренең өске киемнәрендә һәм машиналырында сәер таплар күргәннәр

Алар әйтүенчә, бу пычрак та, күлләвекләрдән чәчрәгән су да түгел.

“Иhтибар иттегезме, бүген иртәнге яңгырдан соң машиналар өстендә таплар барлыкка килгән” — дип кызыксына Богдан Б.социаль челтәрләрдә.

Башкалар да бу сәер күренешнең булуын расладылар.

“Төнге сменадан кайттым, йокларга яттым. Хәзер кибеткә барасы идем, ә минем курткамда ниндидер таплар”, - дип сөйли Илмир.

“Әйе, иртән булды бу хәл", — дип килешә Стас.

Түбән Камада узган елның сентябрендә мондый күренешне күзәткәннәр иде. Ул чакны экологлар һавада зарарлы матдәләрне тапмаган булган, ә бу таплар тузанлы давылдан соң барлыкка килгән дип аңлатканнар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев