Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Ишеттегезме?

Түбән Каманың кайбер йортларында кайнар су һәм ут булмыячак

Бу хакта «Жилье» идарәче компаниясе «ВКонтакте»дагы шәхси битендә хәбәр итә.

Гидравлик сынаулар үткәрелү сәбәпле, 17.00 сәгатькә кадәр шәһәрнең кайбер йортларына кайнар су бирү вакытлыча туктатыла:

Корабельная ур., 27,29,31,35,37,39,41,43,45

Химиков пр., 1,1а,1б,5,7,9,9б,9в,9д,15,17,21,23, 25

Студентлар ур., 51,59,61,63

Гайнуллин ур., 18

Южная ур., 2,4,6

Бүген 16.00 сәгатькә кадәр, 29 нчы мәктәп янында өзеклек булу сәбәпле, түбәндәге адреслар буенча салкын су булмаячак:

Бакый Урманче ур., 29,31,33

Тынычлык ур., 73,75,77

Шулай ук, бүген төшкә кадәр Вокзал урамының 10а йортында утны өзеп торачаклар.

Моннан тыш, 12.00 сәгатькә кадәр опрессовка үткәрелү аркасында түбәндәге адреслар буенча йортларда кайнар су бирү туктатыла:

Корабельная ур., 52,54,56,58,60

Табеев ур., 45

Ремонт эшләре сәбәпле, төшкә кадәр Тынычлык проспектының 52 йортында кайнар су булмыячак.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Түбән Камада 14 майдан Җылылык үткәргечләренең ныклыгы һәм тыгызлыгы буенча гидравлик сынаулар үткәрелә. Шул сәбәпле, 14 майдан 260 йортта кайнар суның температурасы төшә башлыячак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев