Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Ишеттегезме?

Түбән Камада юлларны төзекләндерү аркасында 1 нче һәм 59 нчы автобус маршрутлары үзгәрә

Корабельная урамында Химиклар чатыннан юлда ремонт эшләре башкарылу сәбәпле, кайбер автобусларның маршрутлары вакытлыча үзгәрә.

Сүз 1 һәм 59 нче маршрутлар турында бара.

1нче маршрут “Институт”, “Прокуратура”, “Студентлар” һәм “Лагуна” тукталышларында тукталмыйча, Төзүчеләр – Химиклар проспекты буенча һәм алга таба маршрут буенча йөриячәк.

59 нчы маршрут “Гайнуллин”, “Прокуратура”, “Студентлар” һәм “Лагуна” тукталышларында тукталмыйча, Химиклар – Төзүчеләр проспекты буенча hәм алга таба – маршрут буенча.

Үзгәрешләр ремонт эшләре тәмамланганчы дәвам итәчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев