Туган як

Түбән Камада җылыту сезоны тәмамлана

Иртәгә,29 апрельдә, Түбән Кама йортларына җылылык бирү туктатыла.

Бу хакта шәһәр хакимиятенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шәһәр Башкарма комитеты җылылык энергиясе белән тәэмин итүчеләргә һәм халыкка хезмәт күрсәтүче оешмаларга, кискен суыткан очракта, беренче чиратта, сәламәтлек саклау объектларына hәм балалар учреждениеләренә, җылылык чыганакларының һәм үзәк җылылык системаларының эшкә әзерлеген тәэмин итәргә тәкъдим иткән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: