Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Ишеттегезме?

Түбән Камада җәмәгать транспортында йөрү бәясе кыйммәтләнгән

15 июньнән Түбән Каманың җәмәгать транспортында акчалата һәм банк картасы белән түләгән очракта йөрү бәясе 28 сум тәшкил итә. Тариф 3 сумга арткан.

Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рафаэль Игтисамов аңлатканча, кыйммәтләнү ягулык-майлау материалларына, запас частьләргә һәм ягулык-майлау материалларына бәяләр арту белән бәйле.

Ташламалы транспорт картасы буенча түләгән очракта билетларының бәясе элеккечә – 25 сум.

1 июльдән почта бүлекчәләрендә электрон юл йөрү билетлары сата башлаячаклар. 40 тапкыр транспортта йөрү 1000 сум торачак, ягъни 1 сәфәр 25 сум тәшкил итәчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X