Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Ишеттегезме?

Түбән Камада фин-угыр мәдәнияте фестивале була

17 майда Халык иҗаты йортында "Без фин-угырлар, без бер гаилә!» фин-угыр халыклары мәдәнияте фестивале узачак

Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы администрациясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фойеда мордва, удмурт, мариларның мәдәнияте, көнкүреш әйберләре, фотографияләр, китаплар күргәзмәсе, милли ашлар презентациясе, биюләр һәм уеннар була.

Халык иҗаты йортының концертлар залында Яр Чаллыдан «Марий Сем» фольклор ансамбле, Менделеевскидан «Эрвел» мари җыры ансамбле, Түбән Камадан «Кизили» удмурт жыры, «Нардуган» һәм «Тулпар» җыр һәм бию ансамбльләре чыгыш ясаячак.

Башлана: 18.00 сәгатьтә. Керү ирекле.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев