Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Ишеттегезме?

Түбән Камада барлык мәктәпләрнең дә диярлек башлангыч сыйныфлары биш көнлек уку атнасына күчкән

Түбән Каманың тагын 20 мәктәбенең башлангыч сыйныфлары биш көнлек уку атнасына күчкән.

Бу яңалык турында кичә август конференциясе барышында Түбән Кама муниципаль районының мәгариф идарәсе җитәкчесе Айдар Гарифуллин хәбәр иткән.

Узган елны эксперимент рәвешендә 17 мәктәп биш көнлек уку атнасына күчерелгән иде. Тәҗрибә күрсәткәнчә, бу уку планын үзләштерүгә һәм балаларның өлгерешенә берничек тә йогынты ясамаган. Моннан тыш, ата-аналар да канәгать: аларның күбрәк балалар белән вакыт үткәрергә мөмкинлеге туган.

Шулай итеп, яңа уку елында шәһәрнең барлык мәктәпләренең дә диярлек кече сыйныф укучылары атнага 5 көн белем алачак. 6 көнлек уку атнасы 7 һәм 21 нче мәктәпләре өчен генә калган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев