Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Ишеттегезме?

Түбән Камада «Адымнар» мәктәбенең директоры кем булачагы билгеле булды

Түбән Камада «Адымнар» полилингваль комплексы директоры итеп Артур Галиәхмәтов билгеләнгән.

Ул Казаннан, 19 нчы гимназиядә эшләгән. Анда тарих һәм җәмгыять белемнәрен укыткан, мәктәп мөдире булган.

Галиәхмәтов КФУның тарих факультетын тәмамлаган, тарих фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗәгә ия. Педагогик стажы 12 ел тәшкил итә.

Бүген 14 сәгатьтә Артур Галиәхмәтов Түбән Кама мэриясенең «ВКонтакте»дагы рәсми төркемендә туры эфирда түбәнкамалыларның сорауларына җавап бирәчәк.

План буенча «Адымнар» мәктәбе бу елның 1 нче сентяберендә беренче укучыларын кабул итәчәк. Хәзерге вакытта бинада бизәкләү эшләре бара һәм инженерлык челтәрләре салына. Бер атнадан соң мәктәпнең территориясендә төзекләндерү эшләре башланачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев