Туган як

Түбән Камада 6-8 март көннәрендә күпфункцияле үзәк бүлекләре эшләмиячәк

6, 7 һәм 8 мартта бәйрәм яллары булу сәбәпле, Татарстанның барлык күпфункцияле үзәк бүлекләре ял итә.

Бу хакта учреждениенең рәсми сайтында хәбәр ителә.

Быел Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итү сишәмбегә туры килә. 5 март, шимбә ял көне 7 мартка - дүшәмбегә күчерелә.

Шуңа күрә татарстанлылар 6-8 март көннәрендә ял итәчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: