Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Ишеттегезме?

Түбән Кама мәктәбендә журналистика түгәрәге ачылган

Түбән Каманың 13 нче гимназиясендә журналистлар түгәрәге бар. Укучылар күп түгел, әмма алар барысы мәсьәләгә җитди карыйлар.

Берсе “нарезкалар” яза, икенчесе операторлык эшен башкара.

Балалар төрле конкурсларда катнашалар, “медиасфера”ның нигезләрен өйрәнәләр. “НТР 24” хәбәрчесе Денис Макаров та яшьләр белән бу осталык серләре белән уртаклашкан. Киләсе елда инде яңа җыелма ачылачак.

 

 

“Минемчә, бу уку өчен файдалы. Дөрес язарга hәм фикерләргә өйрәнгән балага мәктәптә укырга да җиңелрәк. Шуңа күрә, журналистика түгәрәгенә йөрергә кирәк”, — дип саный журналистлар түгәрәге җитәкчесе Лилия Заһретдинова.

“Башта авыррак булган иде, чөнки сюжетны, мәкаләне кирәкле вакытта язарга кирәк. Әмма хәзер инде җиңелрәк, коллективыбыз бик яхшы, барыбыз да бердәм, дус”, - дип сөйли 13 нче мәктәп укучысы Диләрә Зиннәтуллина.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев