Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Ишеттегезме?

Түбән Камада билгесез рәвештә балалар бакчасына эләккән кондызны коткарганнар

Бу хакта “НТР 24” телеканалына коткару операциясендә катнашучылар үзләре хәбәр иткән. Әлеге хәл 25 апрель иртәсендә булган.

Кондыз Вокзал урамы, 8А адресы буенча урнашкан 12 нче балалар бакчасына килгән. Белгечләр хайванны элмәк белән тотканнар һәм аны табигый яшәү урынына илткәннәр.

"Без аны тоттык, ә хәзер табигатькә, кондызлар яши торган урынга җибәрәбез. Әнә нинди зур! Аңа монда ошар", - дип сөйли ир-ат видеоязмада.

Кондызны яңа яшәү урынына чыгаргач, ул, кешеләргә һәм камераларга игътибар итмичә, территорияне җентекләп тикшерергә керешкән. Коткаручылар аңа "Түбән Кама Ихтиандры" кушаматын да бирергә өлгергәннәр.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев