Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Ишеттегезме?

Шәhәрнең кайбер йортларында ике көн ут булмыячак

Түбәнкамалыларны электрны энергиясен өзү турында кисәтәләр.

Бу хакта "ПЖКХ-17" торак идарәче компаниясе яза.

План нигезендә ремонт эшләре бару сәбәпле, 4 һәм 5 май көннәрендә электр энергиясе сүндереләчәк. Беренче һәм икенче секцияләренә техник тикшерү үткәреләчәк.

Бу көннәрдә электр белән тәэмин итү иртәнге сигездән кичке бишкә кадәр йортларда сүндереләчәк:

Шинниклар пр, 46, 56;

Химиклар пр, 81, 83, 87;

Менделеев ур, 24, 24А, 26.

"Вакытлыча уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез", - дип билгеләп үтәләр идарәче компаниядә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев