Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Ишеттегезме?

Россия иң бәхетле илләр йөзлегенә керде

Бөтендөнья бәхет доклады 2012 елдан бирле БМО Генераль ассамблеясе инициативасы белән әзерләнә.

Россия иң бәхетле илләр рейтингында 72нче урынны алды. Рейтингны экспертлар БМО заказы буенча Халыкара бәхет көне (20 март) уңаеннан төзегән, дип хәбәр итә «Татар-информ» ТАСС агентлыгына сылтама белән.

Статистика мәгълүматлары буенча, Казахстанда яшәүчеләр (49нчы урын) үзләрен күпкә бәхетле дип хис иткән, ә Әрмәнстанда (82нче урын) һәм Украинада (105нче урын) яшәүчеләр алай ук бәхетле булмауларын әйткән.

Швеция рейтингның — дүртенче, Исландия — өченче, Дания — икенче, Финляндия беренче баскычында урнашкан. Шунысы кызык, Финляндияне инде җиденче ел рәттән иң бәхетле ил дип таныйлар.

Бөтендөнья бәхет доклады 2012 елдан бирле БМО Генераль ассамблеясе инициативасы белән әзерләнә. Аны төзегәндә тикшеренүчеләр җан башына эчке тулаем продуктны, социаль ярдәм дәрәҗәсен, гомер озынлыгын, гражданнарның иреген үтәүне, мәшгульлекнең гарантияләнүен, коррупция дәрәҗәсен һ.б. параметрларны исәпкә ала. Өч еллык чорда җыелган уртача күрсәткечләр нигез итеп алына.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев