Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Ишеттегезме?

НТРның икенче җәйге медиамәктәбе ачыла

ТР Журналистлар берлегенең Түбән Кама бүлеге һәм НТР медиахолдингы яшь журналистлар өчен икенче җәйге медиамәктәпнең ачылуы турында игълан итә.

Телевидение, радио, матбугат һәм интернет-журналистика – медиамәктәптә тәрбияләнүчеләр үз осталыкларын төрле юнәлешләрдә сынап карый алачак.

НТР медиамәктәбе журналистика өлкәсе белән төрле яклардан танышырга һәм, хәтта, булачак һөнәрне билгеләргә мөмкинлек бирә.

 “Узган елны безнең тәрбияләнүчеләр сюжетлар төшерде, мәкаләләр язды. Моннан тыш, беренче җәйге медиамәктәп укучыларының өчесе хәзер НТРда телевизион программалар редакциясендә һәм “Ретро ФМ” радиосында эшли. Минемчә, бу яхшы нәтиҗә, чөнки шәһәр журналистлар берләшмәсе яңа яшь һәм амбициоз кешеләр белән тулыланды!”, – дип сөйләде НТР медиахолдингының баш мөхәррире һәм Татарстан Республикасы Журналистлар берлегенең Түбән Кама бүлеге рәисе Наталья Реджеп-Алиева.

Сүз уңаеннан, беренче мастер-класс җәйге медиамәктәп кысаларында шәһәр журналистлары һәм матбугат хезмәте вәкилләре өчен оештырылды. Аны федераль телеканал репортеры Юлия Шустрая үткәрде.

Яшь буенча чикләүләр юк. Иң мөһиме – теләк!

Язылу өчен телефон: 8 (8555) 42-32-57.

Уку бушлай.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев