Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Ишеттегезме?

Машина йөртүчеләр өчен яңа штраф гамәлгә керүе ихтимал

Әлеге штраф 2013 елдан 2021 елга кадәр гамәлдә иде, ә аннары штрафка тартылган берәүнең дәгъвасы нигезендә гамәлдән чыгарыла.

Юлда уртача тизлекне арттырган өчен штрафны 2024 елның апрелендә кире кайтарырга мөмкиннәр, дип яза «Татар-информ» «РИА Новости» агентлыгына сылтама белән.

Әлеге штраф 2013 елдан 2021 елга кадәр гамәлдә иде, ә аннары штрафка тартылган берәүнең дәгъвасы нигезендә гамәлдән чыгарыла. Югары Суд законнардагы җитешсезлекләрне ачыклап, мондый хокук бозулар теркәлүдән тукталган иде.

Әмма хәзер ведомстволар бу бушлыкны янә тутырырга әзер. Мәсәлән, Транспорт министрлыгы уртача тизлекне ераклыкны узуга киткән вакытка нисбәттә билгеләргә тәкъдим итә. Юлның башы һәм ахырында камераларның үзара бәйләнеше мәсьәләсе дә карала.

«Соңгы камераны урнаштыру ноктасын хокук бозу урыны дип санарга тәкъдим ителә, тизлекне арттыру шуның ярдәмендә ачыклана», — дип аңлата Соловьев. Хокукның кайсы төбәктә бозылганлыгы да соңгы камера урыныннан чыгып билгеләнәчәк.

Соловьев фикеренчә, уртача тизлек өчен штрафны яңа Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексы үз көченә керү белән бергә кире кайтарырга мөмкиннәр. Ул 2024 елның апреленә билгеләнгән. Әмма әлегә кайбер төзәтелмәгән хокукый җитешсезлекләр кала, дип өсти ул.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев