Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Ишеттегезме?

Киләсе шимбәдә бакча ширкәтләренә автобуслар йөрмиячәк

Шимбә, 11 июнь көнне, Түбән Камада шәһәр яны бакчаларына рейс автобуслары йөрмиячәк.

Бу хакта Түбән Кама администрациясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Моннан тыш, шәһәрдә маршрут автобусларының хәрәкәт интервалы 30 минутка кадәр арттырылачак. Шулай ук, бу көнне зиратка да автобуслар каралмаган.

Мондый карар милли бәйрәмебез Сабан туе үткәрелү сәбәпле кабул ителгән, барлык автобуслар да мәйданга җибәреләчәк.

Исегезгә төшерәбез, 7.00 –12.00 сәгатьләрдә шәhәр Сабантуена дүрт мәйданчыктан автобусларлар кузгала:

“Рамус Молл” сәүдә үзәге;

“Якорь” сәүдә үзәге;

“Бызов” базары;

Халык иҗаты йорты парковкасы.

Кире шәhәргә автобуслар 12.05 сәгатьтә йөри башлыячак. Мәйданнан соңгы рейс 16.00 сәгатьтә кузгалачак. Ике юнәлешкә дә бәясе – 50 сум.

12 июньдә бакчаларга hәм зиратка автобуслар гадәти расписание буенча йөриячәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев