Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Ишеттегезме?

Хайванны законлы рәвештә күмү өчен кая мөрәҗәгать итәргә?

Закон буенча хайванны ничек җирләргә рөхсәт ителә? Моның өчен кая мөрәҗәгать итәргә була?

Бу сорауларга НТР 24 телеканалына адвокат Айнур Вәлиев җавап бирде.

«Әлеге норма биологик калдыкларны утильләштерү кагыйдәләре белән җайга салына. Алар нигезендә, йорт хайваннарын җирләүнең иң кулай ысулы – кремация. Бу эш белән, гадәттә, ветеринария клиникасы шөгыльләнә. Тик анда бу төр хезмәте күрсәтеләме-юкмы икәнлеген алдан белешергә кирәк. Шулай да шуны истә тотарга кирәк: закон буенча хайванның мәетләрен хуҗаларына үзләренә яндырырга  рөхсәт ителми – бу кремация түгел», - дип аңлатты адвокат Айнур Вәлиев.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев