Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Ишеттегезме?

Каешны эләктерү зарур!

31 октябрьдән 9 ноябрьгә кадәр республикада «куркынычсызлык каешы» дигән чара үткәрелә.

Статистикадан күренгәнчә, куркынычсызлык каешын эләктерү машина йөртүче һәм алгы утыргычта утырган пассажир өчен юл-транспорт һәлакәтләрендә үлемне яки нинди дә булса җәрәхәтләр алу мөмкинлеген 50 процентка, ә арткы утыргычта утырганнарның 25 процентка киметә. Машина әйләнеп капланганда да куркынычсызлык каешы эләктерелгән булса, исән калу мөмкинлеге биш мәртәбә күбрәк.

Россия Федерациясе «Юл хәрәкәте кагыйдәләре»нең 2.1.2 пункты нигезендә, куркынычсызлык каешлары белән җиһазландырылган транспорт чарасында хәрәкәт иткәндә үзенә дә, пассажирларга да каешны эләктерү мәҗбүри.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев