Туган як

Г.Тукай премиясенә тәкъдим ителгән

Татарстан Президенты карамагындагы Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премияләре буенча комиссия әлеге мәртәбәле премиягә тәкъдим ителгән кандидатларның исемен игълан итте. Алар арасында шәһәрдәшебез Фирдәвис Гайнетҗан улы Ханов та бар.

Комиссиягә барлыгы 25 гариза кергән. Тәкъдим ителгән әсәрләрне һәм эшләрне карагач, комиссия 2022 елда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенә шулардан 19 кандидатны күрсәтү турында карар чыгарган. Шәһәребездәге Г.Тукай исемендәге әкият паркы проектын эшләгән «Россия архитекторлар берлеге» иҗтимагый оешмасы әгъзасы Фирдәвис Ханов премиягә Түбән Камадагы архитектура проектлары өчен тәкъдим ителә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: