Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Ишеттегезме?

«Гаилә» шәhәр паркында фонтан эшлиме?

Социаль челтәрләрдә «Гаилә» паркындагы фонтанның фотосүрәте пәйда булды.

Исегезгә төшерәбез, фонтаннарның җиһазлары тузуы сәбәпле, аларга капиталь ремонт кирәк. Бүгенге көндә финанслау мәсьәләсе хәл ителә.

Әмма түбәнкамалы Сергей Белобров тарафыннан урнаштырган фотодан күренгәнчә, «Гаилә» паркындагы фонтан эшли башлаган.

Шәһәр администрациясе НТР 24 телеканалына бу хакта аңлатма биргән: «Әлеге фонтанны ремонтлау белән бәйле рәвештә, вакыт-вакыт сынау эшләре башкарыла».

Түбән Кама хакимияте вәкиле белдерүенчә, тиздән фонтаннарны карап тору, төзекләндерү буенча яңа хезмәт күрсәтүче компания эшли башлаячак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев