Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Ишеттегезме?

Элек поликлиника булган йортта квартиралар сатыла башлаган

Бушлай игъланнар сайтында Түбән Каманың Төзүчеләр проспектындагы 10б йортта квартиралар сату турында тәкъдим пәйда булды.

Элек бу биш катлы бинада поликлиника урнашкан иде. Ул озак вакыт буш торды, ә аннары аны инвестор реконструкция өчен сатып алган.

Хәзер бу бер һәм ике бүлмәле квартиралы торак йорт.

"Йорт тулы реконструкциядән соң, монда яңа вентиляция системасы салынган, барлык коммуникацияләр яңа заманча материалларга (җылылык, су, электр, канализация) алмаштырылган. Йорт биш катлы, бер квадрат метры – 55 000 сумнан", – диелә белдерүдә.

Йорт яны территориясе коймаланган, үз парковкасы бар, проект буенча уен мәйданчыгы һәм фонтан каралган.

Сатучы квартиралар акчага гына сатыла дип ассызыклый.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев