Туган як

Буа юллары буйлап тәвә кошы йөри

Буада юлда барган тәвә кошын фотога төшереп алганнар.

Бу вакыйга турындагы постны җирле халык телеграм-каналда урнаштырган.

Фотография буенча, экзотик хайван автомобильчеләр һәм узып баручыларга игътибар итмичә юл буйлап бара.

“Буаның 2нче поликлиникасы янында тәвә кошы йөри... Бәлки, кемдер югалткан?”, – дип шаярта фотография авторы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: