Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Ишеттегезме?

Блогер Илүсә Миңнегалиеваны халыкара эзләүгә игълан итәргә мөмкиннәр

29 яшьлек Илүсә Миңнегалиева Дубайга ялган турлар сатуда шикләнелә.

Татарстан блогеры Илүсә Миңнегалиевны халыкара эзләүгә игълан итәргә мөмкиннәр.

Бу хакта зыян күрүчеләрнең мәнфәгатьләрен яклаучы адвокат Руслан Нагиев «Татарстан» телекомпаниясенә биргән интервьюда сөйләде. Аның сүзләренчә, хәзер зыян күрүчеләрнең саны меңнән артык. Ә зыян суммасы 25 млн сумнан артып китә.

«Ул тикшерү эшләре алып бару өчен хокук саклау органнары җибәргән чакыруларны санга сукмый, теркәлү урынында яшәми. Шуңа бәйле рәвештә аны федераль эзләүгә игълан итәләр. Әгәр аның РФ чикләреннән читтә булуы ачыкланса, аны халыкара эзләүгә игълан итү мәсьәләсе каралачак», — дип хәбәр итте юрист.

29 яшьлек Илүсә Миңнегалиева Дубайга ялган турлар сатуда шикләнелә. Ул Россия Федерациясе территориясендә тыелган социаль челтәрдә клиентларны җәлеп итә. Сүз уңаеннан, хатын-кыз әле дә үз блогын алып бара. Ул куйган постлардан күренгәнчә, ул ире һәм баласы белән Дубайда яши.

Фото: unsplash. com/photos/birds-eye-view-photo-of-high-rise-buildings-3LEi0BR2MWU

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев