Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Ишеттегезме?

Балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә туклану бәяләре артырмы?

Түбән Кама балалар бакчаларында һәм мәктәпләрендә уку елы ахырына кадәр туклану бәясе үзгәрмәячәк.

 

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин хәбәр итүенчә, азык-төлек белән төп тәэмин итүче hәм уку йортлары арасында килешү төзелгән, шул сәбәпле, бәяләр ким дигәндә май ахырына кадәр элеккегечә калачак.

"Без мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын азык-төлек белән төп тәэмин итүче белән май азагына кадәр бәяләр артмаячак дип килешү төзедек. Тик, кызганычка каршы, элекке бәяләрне саклап калу авыр булачак. Шуңа да карамастан, уку елы ахырына кадәр бәя хасил итүне саклап калырга тырышырбыз", - дип билгеләп үткән Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев