Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Ишеттегезме?

Бакчада нинди үсемлекләр үстергән өчен административ яки җинаять җаваплылыгы каралган?

Россиядә үсемлекләрнең кайбер төрләрен үстерү тыелган. Аларның исемлеген «Прайм» агентлыгына Европа юридик хезмәтенең эксперт бәяләмәләре буенча юрист Надежда Федорчук атады.

Зәңгәр лотос, мимоза хостилис, гавая розасы, “шалфей предсказателей”, эфедра үләннәрендә наркотик һәм психотропик матдәләр булу сәбәпле, аларны үстерү тыелган.

Тулы исемлек хөкүмәтнең 2010 елның 27 ноябрендәге 934 нче карарында күрсәтелгән.

Юрист әйтүенчә, бакчачыга РФ ҖК 231 статьясы буенча әлеге үсемлекләрне үстергән өчен 300 мең сумга кадәр штраф, йә 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр, йә 2 елга кадәр иректән мәхрүм итү янарга мөмкин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев