Туган як

6 август көнне триатлон буенча ярышлар үткәрелү сәбәпле Түбән Камада машиналар хәрәкәте чикләнәчәк

Алтынчы август көнне Түбән Камада беренче тапкыр триатлон буенча беренчелек һәм чемпионат була.

Шул сәбәпле, Кызыл Чишмә поселогында машиналар хәрәкәте чикләнә.

9.00-15.00 сәгатьләрдә «Пятерочка» кибетеннән яр буена таба понтон күпере һәм дамбага кадәр юллар ябык булачак.

Моннан тыш, 109 нчы маршрутның 10.45 һәм 11.05 рейслары гамәлдән чыгарыла.

Шулай ук, кунаклар өчен «Мирас» мәдәният йорты янындагы стоянкада машиналар кую өчен урыннар оештырылачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: