Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Ишеттегезме?

1 ноябрьдән кемнәрнең пенсияләренә өстәмәләр булачагы билгеле

1 ноябрьдән кайбер россиялеләр иминият пенсиясенең фиксацияләнгән өлешен икеләтә күләмдә ала башлаячак.

 Г. В. Плеханов исемендәге Россия икътисад университетының «Кеше ресурслары белән идарә итү» кафедрасы доценты Людмила Иванова-Швец «Прайм» агентлыгына шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

Күптән түгел генә 80 яше тулган россиялеләрне аеруча җитди өстәмәләр көтә. 2023 елның 1 ноябренә әлеге сумма 15134,66 сум тәшкил итәчәк.

Гражданнар авиациясе очучы экипажларының элеккеге әгъзалары һәм күмер сәнәгате хезмәткәрләре дә өстәмәләр алачак. Аның күләме элеккеге эш урынындагы уртача керемгә һәм оешма Социаль фондка күчергән акчага бәйле булачак. Узган еллардагы мәгълүматлар буенча, шахтерлар пенсиясенә өстәмәнең күләме 3,5-5,5 мең сум тәшкил иткән.

Бу «төньяк стажы» на ия гражданнарга да кагыла: аларның пенсиясен территориягә карап фиксацияләнгән өлешне арттыру хисабына 30-50 процентка күтәрергә мөмкиннәр. Башка төбәккә күчеп киткән очракта өстәмә түләү сакланачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев