Туган як

1 июльдән коммуналь хезмәтләрнең бәясе үзгәрә

ТРның тарифлар буенча дәүләт комитеты кабул иткән карарлар нигезендә 1 июльдән Түбән Камада коммуналь хезмәтләрнең бәясе үзгәрәчәк.

Яңа бәяләр турындагы мәгълүматны «Жильё» идарәче компаниясе урнаштырган.

Җылылык һәм кайнар су – Гкал өчен 1 980,28 сум, салкын су – 27,70 сум торачак.

Табигый газның бер кубометры – 6,25 сумга кадәр,  ТКО – 508,14 сумга кадәр яки бер кеше өчен 99,93 сумга кадәр бәясе артачак.

Электр энергиясе бер ставкалы тариф буенча бер киловатты – 4,3 сум, ике ставкалы тариф буенча (көн/төн) – 4,95/3,01 кВт/сәг торачак.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: